Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бик тәмле кабымлык

Блогер Тәнзилә Идиятуллина рецепты.

Иң беренче эш итеп чебинең түш итен вак итеп турап тоз салган суда тиз генә пешереп аласы һәм суын сөзеп куясы.

Шампиньон гөмбәсен турап, суган белән әзрәк тоз салып кыздырабыз.

Кызгач, өстенә итне салабыз. Бер кашык кибет каймагы өстәп болгатабыз һәм сүндерәбез.

Суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр кырабыз. Сыры эрегәнче духовкага куеп алабыз.

Тәмле булсын!

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев