Әтнә таңы

Гөлгенә Сабитовадан пицца рецепты

Кирәк була

Камыры:
1) 1,5 сөт,
2) 1 б.к. чүпрә,
3) 2 а.к. майонез,
4) 1 б.к. тоз,
5) 1 а.к. шикәр комы,
6) он.
Чүпрәне җылымса суда кабартып алырга. Калган әйберләрен салып камыр басарга.

Эчлеге:
1) майонез+кетчуп,
2) колбаса,
3) болгар борычы,
4) помидор,
5) сыр.

Камырны майланган табага җәеп өстенә майонез+кетчуплы соусны сыларга. Колбаса салырга, болгар борычы, помидор, өстенә майонез агызырга һәм духовкада пешерергә. Пешеп чыккач өстенә сыр уып яңадан 1-2 минутка гына, сырлары эрегәнче духовкага тыгарга.
Тәмле пиццалар әзер. Өстенә укроп, яшел суган сибеп җибәрдем.

Реклама

Автор Гульгена Сабитова 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: