Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Яңа ел табынына салатлар

Тиздән, бик тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Бәйрәм өстәлен нинди салатлар белән баетыйм микән дип баш ватасызмы?

Сезнең игътибарга телеңне йотарлык салатлар рецепты тәкъдим итәбез.

Рәхим итеп ясагыз һәм якыннарыгызны сөендерегез.

«Орхидея» салаты

200 г ветчина, 100 г тозлы гөмбә, 50 г бәрәңге чипсысы, пешкән 2 йомырка, 100 г корейча кишер, 150 г уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы кирәк.

Әзерләү: гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, корейча кишерне кыс¬карак итеп турарга. Кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырканы катламлап, майонез сылый барып, салырга. Салат өстен, майонез сөртеп, чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап бизәргә.

«Аучы» салаты

250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез.

Әзерләү тәртибе: 1нче рәт — вак итеп туралган бәрәңге, майонез.
2нче рәт — вак итеп туралган тавык ите, майонез.
3нче рәт — озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгартылган кишер, майонез.
4нче рәт — угыч аша чыгартылган тозлы кыяр, майонез.+
5нче рәт — гөмбә, майонез, сыр.

Фасольле салат

Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз
150 грамм сыр
өч йомырка
сарымсак
майонез
тоз
борыч
кыздырган ипи (кириешки).

Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны тезеп чыгабыз.

«Кар бабай» салаты

Тавыкның түш ите — 400 грамм
пешкән ике бәрәңге
өч йомырка
уртача зурлыктагы ике кыяр
майонез.

Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше.

Тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм, угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз

Кара җимеш һәм ит салаты

Бу салат катлап ясала, һәр катына аз гына майонез җәелә бара, продуктлар порциянең зурлыгына карап, кат барлыкка килерлек итеп алына.

— Ваклап туралган йомырка агы.
— Ваклап туралган караҗимеш.
— Сыер ите (вак итеп турала).
— Ваклап туралган йомырка сарысы.
— Вакланган әстерхән чикләвеге.
— Ваклап туралган йомырка агы.

Тәмле булсын

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев