Җиңел салат рецепты
Салат бик гади һәм җиңел генә ясала.
Үзе бик тәмле дә була. Исемен, "теге тәмле салат"- дип кенә әйтәбез. Салат катлам-катлам ясала.
ТӘМЛЕ САЛАТ.
1) шакмаклап туралган ысланган тавык ите,
2) майонез,
3) кабыгы әрчелеп шакмаклап туралган алма,
4) майонез,
5) вак угычтан уылган йомырка,
6) майонез,
7) өстенә виноград тезәргә.
Бизәвен һәркем үзенчә бизәргә мөмкин. Җиңел генә бик тәмле салат килеп чыга.
Гөлгенә Сабитова рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев