Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кабактан өчпочмак

Сездә пешереп карагыз әле. Үкенмәссез!

Савытка бер йомырка сыттым, бераз сыек сметана, чама белән ике аш калагы булгандыр. Шуңа тагын куе сметана куштым, өч литрлы чиләктәге, өч аш калагын чүмәләкәй тутырып, шуның җыелган ачы суын салдым, чама белән ярты стакан булгандыр, ярты стаканнан чүт кенә күбрәк сыек май, тоз, чәй калагы очында гына сода һәм шешә төбендә калган сөтне өстәдем, бер аш калагы булгандыр. Менә шушы җыелмадан камыр бастым, үзләнгәнче.

Бөртекләп, җентекләп яздым, менә шушылай эшләсәгез сезнең дә камыр минеке төсле булыр, дип. Уалып, кетердәп тора торган, шул ук вакытта йомшак та.

Эчлегенә үрдәк ите, ике, ат башы кадәрле суган, тоз, чүт кенә зира, ә менә кабакның күпмелеген ничек әйтергә белмим. Стакан белән үлчәсәм, чама белән, өч стакан вак итеп туралган кабак буладыр. 200 градуста бер сәгать пешердем.

Сездә пешереп карагыз әле. Камырын ничек итсәгез дә, эчлегенә кабак салыгыз әле әбизәтелне. Чын тәмле! Үкенмәссез!

Резида Файзуллина

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев