Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

«Кудрявый»

Раилә Минибаева рецепты.

Камыр өчен кирәк була:

– 1 пачка маргарин яки сыер мае (180-200 гр)

– 3 йомырка;

– ярты чәй кашыгы чәй содасы;

– 1 стакан шикәр комы (бик баллы яратмасагыз азрак салсагызда була);

– чеметеп кенә тоз.

Өстенә сыларга куертылган сөт яки карлыган вареньесы

. Кулга ябышмый башланганчы камыр басабыз. Әзер камырны ике кисәккә бүләбез. 1сен кечерәк кисәккә бүлеп пакетка салып 10 минутка тундыргычка тыгып торабыз. Табаны сыек май белән майлап, икенче зур кисәкне кул белән табага җәябез. Өстенә куертылган сөт яки варенье сылыйбыз. Тундыргычтан калган камырны алып угычның зур ягыннан уабыз. 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгып 20-30 минут чамасы пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев