Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Ләвәштән тәмле кабымлык

1) ләвәш, 2) пешкән тавык ите, 3) помидор, 4) борыч (болг.), 5) сыр, 6) петрушка, 7) тоз, борыч.

 Тавык ите, помидор, борыч, петрушканы турарга, сырны эре угычтан уарга һәм барысын бергә болгатырга. (Мин бераз майонезга әз генә сарымсак уып, майонез белән болгаттым. Монысы һәркемнең үз теләге, булса булмаса ярый).
Ләвәшләрне озынча кисәкләргә бүлеп, эчлекне салып, төреп , пергамент кәгазе җәелгән табага куярга. Йомыркага әз генә сөт, сыек май салып болгатып, өсләрен шуның белән майлап кунжут орлыгы сибәргә. 200 градуслы духовкага 15 минутка куеп алырга.

Автор Гульгена Сабитова https://www.instagram.com/gulgenasabitova89/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев