Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Мандариннан кекс - 30 минут һәм әзер

Яңа ел бәйрәмен мандариннан башка күз алдына китерүе кыен. Әлбәттә, хәйран гына калгандыр да. Менә шулардан бик тәмле кекс ясап, гаиләдәге бәйрәм шатлышгын озайтырга була. Ә рецепты бик гади.

1 кг мандаринны юып, койрыкларын өзегез һәм өстенә су коеп, кайнатыгыз. Кайнап чыккач, суын түгегез. Бераз суытып, блендерда бертөрле массага китерергә. Бу массага шикәр комы, йомырка өстәп, яхшы итеп болгатыгыз. шуңа үсемлек мае, сөт салып кабат болгатыгыз. Бу массага он һәм "разрыхлитель"не иләк аша чыгарып кушыгыз, янә болгатыгыз. Шушы массаны махсус формага салып, 180 градуста духовкада 30 минут пешерегез. әзерме икәнен таяк чыбык белән төртеп тишеп карый аласыз. Формадан алып өстәлгә куярга да була, тагын да тәмлерәк итәргә дә мөмкин. Моның өчен 1 мандаринны сыгып, шул сокка шикәр комы пудрасы кушып, бертөрле сыек масса барлыкка китерегез. Шуны кекска сылап, кипкәч өстәлгә бирергә була.

Кирәк:

Мандарин - 1 кг;

Шикәр комы - 150 г;

Йомырка - 3 данә;

Сөт - 100 г;

Үсемлек мае - 80 г;

он - 300 г;

"Разрыхлитель" - 10 г.  

Чыганак: https://yandex.ru/video/preview/?text=кекс+из+мандарин&path=wizard&parent-reqid=1608804656574054-74415956106908756300108-prestable-app-host-sas-web-yp-26&wiz_type=vital&filmId=3342713201674239318&url=http%3A%2F%2Ffrontend.vh.yandex.ru%2Fplayer%2Fv24XCbWygnmA

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/кексы-испечь-торт-тортов-1624142/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев