Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Өчпочмак рецепты

Гөлгенә Сабитовадан рецепт

Өчпочмак камыры өчен кирәк булачак:
1) 1 ст су,
2) 0,5 ст сыек май,
3) 1 б.к. тоз,
4) 1 а.к. майонез яисә каймак,
5) 1 б.к. чүпрә,
6) он.
Чокыр төбенә әз генә су, чүпрә салып болгатып куярга. Савытка су, май, майонез, тоз, чүпрәле суны салып болгатырга . Он салып камыр басарга. Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп куярга. Камырның кабарганын көтәсе юк, өчпочмакларны эшли дә башларга була. Эчлеген алдан турап әзерләп куям.

Эчлеге:
1) бәрәңге,
2) ит ( безнеке тавык ите)
3) суган,
4) тоз, борыч, укроп,
5) каз мае.
Тавык итен һәм суганны турап болгатып куям. Болай эшләгәндә ит тәмле булып сеңеп тора. Бәрәңгене әрчеп турарга. Суганлы ит янына бәрәңге, тоз, борыч, укроп , каз мае салып болгатырга.
Өчпочмакларны ясап мичтә пешереп алырга. 

Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев