Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Өлеш

Бу ысул белән өлеш пешерү җайлы да, тәмле дә – эшләп карагыз.

Камыр өчен кирәк: 250 грамм маргарин, 1 йомырка, ярты стакан кайнаган сөт, ике стакан он, бер чәй кашыгы чүпрә, кашык очына элеп тоз – шулардан камыр басыгыз. Бераз вакытка җылы урынга куеп торырга – кабартырга кирәк. Камырны кирәк кадәр өлешләргә, шул исәптән өстен капларга да калдырып, бүлеп чыгыгыз. Өлешнең зурлыгын (түгәрәкне) үзегез чамалагыз – камыры артык калын булмасын, бик юка да итмәгез. Ә түгәрәге, 10-12 сантиметр тирәсе булса, яхшы санала.

Эчлек өчен кирәк: кисәкле тавык итләре (ничә данә өлеш пешерүегезгә карап), шакмаклап тураган бәрәңге, вак туралган суган, бераз сарымсак, тәменчә тоз, борыч кушыгыз да яхшылап болгатыгыз. Әзерләү: түгәрәк җәемнәргә шул эчлекләрне бүлеп салып чыгыгыз, өстенә дә шуның өчен калган камырны җәеп каплагыз, аслык һәм өслекне бөгеп ябыштырыгыз. Әлеге өлешләрне духовкада да, кайнар мичтә дә пешерергә була. 180 градус кызулыкта 45 минут пешерегез.

Һәм иң мөһиме: шушы тәмле өлешләр белән гаиләгезне сыйлагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев