Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Сыр белән эремчектән ясалган кабымлык рецепты

Ингредиентлар: 1 кап яки 200 грамм эремчек, 100 грамм сыр, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 3 кашык он.

Әзерләү:

Эремчекне иләк аша чыгарабыз яисә чәнечке белән йомшартабыз. Сырны угычтан чыгарабыз. 1 йомырка сытабыз. Яхшылап болгатабыз. Он һәм көпшәкләндергечне кушабыз. Әзер камырны бүлгәлибез. Алардан бублик ясыйбыз. Пергамент җәелгән табага тезәбез. Өстенә җитен орлыгы яисә көнҗет орлыгы сибәргә була. Шулай ук мәк тә сибәргә мөмкин.

Мичне алдан ук 180 градуска кадәр җылытабыз. 20-25 минут пешерәбез. Әлеге ризык кайнар килеш тә, суынгач та тәмле була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев