Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тавык рулеты рецепты (фото)

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

1 уртача зурлыктагы тавык;
төше алынган кара жимеш(чернослив);
тоз, борыч.

Эш барышы:

Тавыкны тиресен кисмәскә тырышып сөякләреннән аралыйбыз. Шуннан соң, тактага җәеп салып, түш итен юкартып кисеп, бушрак җирләренә җәеп тигезлибез.

Кухня чүкече (булмаса зур пычак сырты) белән бәргәләп чыгабыз. Өстенә тоз, борыч сибәбез. Муен ягына кара жимешне тыгыз полоса итеп тезеп куябыз. Төрә башлыйбыз!

Мин муен ягыннан тәгәрәтә башлыйм. Рукав для запеканияны 40 см тирәсе итеп кисеп алабыз да, бер ягын ярабыз. Рулетны шуна куеп төреп чыгабыз! Баш башын бәйлибез. Уртадан ике җиреннән шулай ук бәйләп куябыз. Энә белән өч-дүрт җиреннән(өске яктан) тишәбез.

Табага салабыз, таба төбенә су салабыз. Духовкада 1 сәгать пешә.

Эчлегенә төрле әйберләр кулланырга була. Мәсәлән: сарымсак, майонез, чикләвек яки кызыл баллы борыч һ.б.

Рәмзия Әхмадуллина

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев