Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тутырманы ничек әзерләргә?

Лилия Әскарова рецепты.

Тутырма өчен ингредиентлар:

Ит яки йөрәк, бавыр, үпкә — 800 гр.
туралган суган һәм сарымсак — 300 гр,
дөге (пешмәгән) — 100 гр,
бульон яки су — 350 мл,
төелгән кара борыч — 1 аш кашыгы,
бульон өчен лавр яфрагы — 2-3 шт., кара борыч, тәменчә тоз.
эчәге — колбаса тышчасы өчен

Ит (йөрәк, бавыр, үпкә кушсаң да була) иттарткыч аша үткәрәсең, дөге, суган, сарымсак, тоз-борыч салып яхшылап болгатасың. Куе булса, бульон яки су кушасың. Эчлекне яхшылап юылган эчәгегә тыгызлап тутырасың һәм ике яктан нык итеп бәйлисең.

Суга тәменчә тоз, борыч, лавр яфрагы салып пешереп аласың. Тутырманы зубочистка белән берничә урыннан тишәргә кирәк.

Лилия Әскарова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев