Яңа ел табынына кабымлык
Табынга куярга төрледән - төрле , тәмле кабымлыклар ясарга була.
Бүген дә бик җиңел генә тәмле кабымлык ясап алдык әле.
Кирәк булачак:
1) тарталетка,
2) виноград,
3) ысланган тавык ите,
4) йомырка,
5) майонез,
6) укроп.
Виноградны, тавык итен, йомырканы турарга. Майонез белән болгатып тарталеткалар эченә салып чыгарга. Өстенә укроп сибеп җибәрергә була. Бизәвен үзегез теләгәнчә бизәргә була. Тиз генә әзерләнә һәм бик тәмле дә була.
Гөлгенә Сабитова рецепты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев