Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Яңа елга пилмән рецепты

Яңа ел табынына пилмән пешерү ул матур традиция.

Пилмән камыры өчен кирәк була:
1) 2 йомырка,
2) 1 а.к. сыек май,
3) он.
Камыр ясарга һәм өстен каплап 10--15 минут камырны ял иттерергә. Болай эшләгәндә камыр җиңел җәелә.
Эчлегенә иттарткычтан суган белән чыгарылган ит, тоз, борыч. Эчлегендә 3 төрле ит тавык, сарык, сыер ите. Бер көнне өчесен бергә иттарткычтан чыгарып куйган идек. Пилмән ясарга нихаять бүген чират тиде.
Камырны җәеп түгәрәкләр кисеп эченә итләр салып пилмән ясарга.
Ит пешкән шулпага кишер уып, суганның кабыгын әрчеп башын күтен кисеп алам да шулай гына шулпага салам. Пилмәннәрне салып пешерергә. Балалар да үзебез дә ашта туралган суган йөзеп йөргәнне яратып бетермибез. Ашны гел шулай гына пешерәбез. Аш пешкәч суганын алып куябыз.

Гөлгенә Сабитова рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев