Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Айрат Кашшапов: «Безнең яшьләрне «Салават күпере»ннән эзләргә кирәк»

Хәзер күлмәк итәген кыстырып, бәрәңге бакчасында чүп утый торган кызлар килми авылга.

Авылда эшләргә кирәк бит. Бәлки яшьләр шәһәргә шуның өчен китәләрдер.  Авылдагы кебек сәгать дүрттән торып, сөт бирүдән башламыйлар алар эшләрен. "Салават күпере"ндәге 18 катлы йорттан ул эшкә сәгать 8дә генә бара. 

Шун­дый буын үсеп килә, ә бәлки үсеп тә җит­кәндер – авыл җи­рен яши тор­ган урын дип ка­бул ит­ми. Ул шимбә-як­шәм­­бе кайтып, кунак булып, шашлык пе­ше­реп ашап, мунча кереп, ял итеп ки­тә торган җир дип кенә кабул итә тор­­ган буын үсеп килә.
Нәрсә ул авыл җире, ниш­лиләр анда? Сөт-каймак, йомыр­ка каян килә?! Аннары яшь­ләр клубка да килми. Алар кич машина белән шәһәргә барып кайталар. Ә безнең заманда бөтен тормыш клубта иде. Чөн­ки ул вакытта телефон, компьютер, машина юк. Хәзер тор­мыш икенче. Заман үзгәрә. Казанга «Салават күпере» комплексына баргач, 18нче катка күтәрелеп караганда башымдагы кепкам төшеп китте. Менә мин әйтәм, шушында безнең механизаторлар, сыер савучылар, авылдан киткән киленнәр, безнең авылның яшьләре, димен.

Тулырак "Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев