Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Эшләргә теләк булсын

Традицион август киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, алга бурычлар куелды

Укытучыларның традицион август киңәшмәсендә Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина укытучыларга яңа уку елына фатыйхасын биреп, әнә шул теләген белдерде.

Дөрестән дә, ниндидер эшне башлап җибәргәнче, аны тиешле дәрәҗәсенә җиткереп башкаруны, нәтиҗәсен күрүне максат итеп куябыз. Ә бу максатка ирешү өчен теләк кирәк. Укыту – тәрбия бирү системасында бу бигрәк тә шулай. Чөнки укытучының эшләргә теләп эшләве – ул тирән белемле укучылар, олимпиада җиңүчеләре, имтиханнарны югары баллга бирүчеләр. Димәк, теләк иң беренче булырга тиеш.

Узган уку елына нәтиҗә, киләчәккә максатларны билгеләгән киңәшмә “Туган як” паркында, һәр мәктәпнең билгеле бер темага кагылышлы чыгышларын карау белән башланып китте. Укучылар да, укытучылар да чарага ныклап әзерләнгән – монысын утырыш барышында министрлык вәкиле дә ассызыклады. “Һәр мәктәпнең билгеле бер юнәлештә эш алып баруы, шуның буенча әзерләнүе бик матур күренеш. Бу вакытлыча, шушы көнгә әзерлек уңаеннан гына түгел, ә ел дәвамында баручы тирәнтен эзләнү эшләре булуына ышанып калам”, – диде ул.

– Без заманча фикерләү заманында яшибез...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев