Яхшы әни, кадерле бала, хөрмәтле коллега...
Зөлфия Сәлимова кечкенәдән шәфкать туташы булып эшләү турында хыяллана.
Шәфкать туташы – гаять җаваплы, шул ук вакытта бик мөһим хезмәт. Район үзәк больницасында эшләүче Зөлфия Сәлимова белән әңгәмәбез шул хакта.
Безнең белешмә
Зөлфия Сәлимова кечкенәдән шәфкать туташы булып эшләү турында хыяллана. 1977 елгы Иске Мәңгәр кызы 1993 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яшел Үзәндәге ул вакыттагы медицина училищесына укырга керә. Биредә 3 ел белем ала, аннан Олы Әтнәгә әйләнеп кайта.
– Башта больницага эшкә керә алмадым. Беренче елны авылда җырлап-биеп уздырдым, – дип көлә.
Шөкер, эшсез калдырмыйлар – Иске Мәңгәр авыл клубына мөдир булырга кыстыйлар. Монда үзен оста оештыручы итеп таныта ул. Әмма аны үзе укып белем алган юнәлешкә омтылу хисе калдырмый. 4 ай чамасы узгач, ул кабат больницага барып эш сорый. Кирәк бит, аның бәхетенә каршы диикме, Олы Мәңгәрдә фельдшер кирәк була – шулай итеп Зөлфия Сәлимова җиң сызганып эшкә керешә. Бер булганнан гел була диләрме әле?! Биредә эшләгәндә дә аның тырышлыгын, һөнәри үҗәтлеген күрәләр һәм Әтнә район үзәк больницасына чакыралар.
1999 елны поликлинакада, аннан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында шәфкать туташы булып, ә 2000 елны терапия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп күчерелә. Ә 2004 елдан шәфкать туташы-анестезист булып эшли башлый. Монысын Зөлфиянең һөнәри юлындагы чираттагы биеклеге дип тә атарга мөмкин. Менә 21 ел шушы хезмәтне башкара. Һәркем белә – бик җаваплы хезмәт бу. Анестезиологның эшчәнлеге, аңлагансыздыр инде, беренче чиратта операция белән бәйле. Хирурглар операция ясаганда наркоз бирә ул. Операциядән соң наркоздан айныганны саклый, кайбер очракта, хәтта, кулдашы белән тәүлекләп кизү торганнары да бар икән. Биредә аннан тыш тагын бер анестезист-шәфкать туташы – Резеда Мортазина эшли. Ә җитәкчеләре – анестизиолог-реаниматолог Искәндәр Галиев. Шулай ук авыр хәлле – инфаркт, инсульт булган авыруларны да алар тәрбияли. Элек андый авырулар шушы ук больницада дәвалансалар, хәзер инсульт булучыларны – Арчага, инфаркт авыруларны Казанга илтәләр.
– Кеше бездә дәваланып, шул ук операциядән соң савыгып чыкса, күңелгә рәхәт. Кызганычка каршы, күңелдә авыр йөк булып урнашып, йөрәк телгәләнгән вакытлар да була, – дип моңсулана.
Бу очракта шушы авыр авыртулар сәбәпле вафат булучыларны күз алдында тота ул. “Үлемгә берничек тә ияләшеп булмый”, – дип авыр сулый. “Биредә бик авыр характерлылар белән дә, гаять җор телле, матур сүзлеләр белән дә очрашырга туры килә”, – ди. “Дөресен әйткәндә, соңгылары белән аралашкан вакытта күңелләр күтәрелә”, – ди.
Монда, бәхәссез, әдәби тел кулланып әйтсәк, “Корычтай нык сәламәтлек” тә, “Тимердәй йөрәк” тә кирәк. Әнә шундый сыйфатларга ия ул – әңгәмәдәшем Зөлфия Сәлимова.
Бу эшнең психологик, эмоциональ яктан бик авыр булуын да телгә алдык.
– Әмма эшеңне ихлас ярату җиңеллек бирә. Монда яратмасаң эшләп тә булмый, – дип саный.
Шунда ук:
– Эшнең тегесе яки монысы авыр, яисә, җиңел дип аерырга теләмим. Чагыштыру өчен эшләп карау кирәк. Һәркем үз өлкәсен җаваплы, катлаулы саныйдыр, – дип өсти.
Коллективның бик бердәм, дус, тату булуына куана ул. Бу очракта бөтен хирургия бүлеген күз алдында тота. Элекке җитәкчеләре – мәрхүм Ренат Закирҗановны сагынып искә ала. “Әти кебек иде ул безгә”, – ди.
Иске Мәңгәрдә улы Рәнис, килене Зилә, 2 яшьлек оныгы Камил һәм 8 сыйныфта укучы кызы Зилә белән яши. Әнисе дә шушы ук Иске Мәңгәрдә яшәүне Зөлфия өчен өстәмә стимул дияргә дә була. Әнә бит:
– Эштән кайтканда 74 яшен тутырган әнием Кафия янына кермичә калганым юк. Аның белән чәй өстәле артында утырып сөйләшкәч үк күңел үсә, – дип елмая.
Кабат үзенә әйләнеп кайтсак, үзе дә җор телле, һәрвакыт күтәренке кәефле, гаиләсендә яхшы әни һәм кадерле бала, ә эшендә хөрмәткә лаеклы коллега ул Зөлфия Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев