Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рамазан аеның санаулы көннәре сизелмәде дә

Олы Мәңгәр мәчетендә Рамазан ае барышында көн саен авыз ачу мәҗлесе оештырылды

Быел Рамазан ае алдыннан егетләребез һәм Әмир хәзрәт белән бергәләп «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Габделхак улы янына кереп фикерләшкәннән соң, авылның һәр гаиләсе бу нурлы айда мәчеттә булып, вәгазь-сүрәләр тыңлап, күңелләрен сафландырып китәргә тиеш дигән уйга килдек. Авылда яшәүче гаиләләрне барлап чыкканнан соң, аларга бик матур итеп эшләнгән чакырулар тараттык. Бу эшне үзебезнең Әмир хәзрәт башлап йөрде, өй саен кереп, чакыру биреп йөрүче дә ул үзе булды. Авылның дин әһеле, дәрәҗәле кешесе үзе олы башын кече итеп килеп кергәч, ничек каршы киләсең ди инде?! Җитмәсә, шундый изге эшкә чакырып, көтеп алган Рамазан аенда... Килделәр авылдашларым, куанып, ихлас күңелдән, шәригать кушканча киенеп, туйга әзерләнгән кебек күчтәнәчләрен әзерләп. Сабый балаларын җитәкләп, кулдагыларын биләүгә биләгән килеш. Балалар бакчасына йөрүчесе дә, мәктәп яшендәге балалар да зурлар белән бер сафка басты намазга. Күбесе хәзрәт артыннан хәрәкәтләрен генә кабатласа да, йөзләрендә үзенә бер куаныч аша горурлык иде аларның. 
Ә бит безнең максат та нәкь менә шушы иде. Авылда бит мәчеткә әле бер тапкыр да аяк басмаганнар да бар. "Бигрәк матур икән безнең мәчет"..."Мәчеткә килгәч тынычланып киттем«...«Җан тынычлыгы аласың биредә»... — әнә шул сүзләрне көттек бит. Аллаһка шөкер, ишеттек тә.

Тулырак "Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев