Юбилеең белән, газетам!
Сүрия Мингатина.
“Көзге булу җиңел түгел...”
Әлеге җөмләне 1992-1999 елларда Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры булып эшләгән Ислам Әхмәтҗанов Олы Әтнәдә – районыбызның хакимият бинасында узган редакторлар киңәшмәсендә, “Әтнә таңы” эшчәнлеген бәяләгәндә әйткән иде.
1995 елга кадәр газетабыз Арча типографиясендә линотип дип аталган, тексттагы хәрефләрне берәмтекләп җыеп урнаштырып, аны кат-кат төзәтеп, матрицалар ясап, газета чыгара торган олыгаем зур машина ярдәмендә басылды. Хәйран вакыт сорый торган мәшәкатьле эш иде бу.
1995 елда, районыбыз хакимияте ярдәме белән, Олы Әтнәдә үз типографиябезне булдырып, газета атнасына ике тапкыр чыгуга күчте. Заманча иде безнең типографиябез. Республикада район газеталары арасында беренчеләрдән булып, компьютер белән эшләүгә күчкән, газетаны Япониядә эшләнгән ризографта баса башлаган беренче редакция идек без. Яңалыкка өйрәнү, әлбәттә, зур түземлек һәм белем сорады. Азрак куркытса да, без тәвәккәлләдек.
Ул вакыттагы верстка ясаучы ир-егетебез Динар Вәлиуллин бөтен тырышлыгын куеп, бу эшнең бар нечкәлекләренә төшенгәнче өйрәнде. Менә шул чорда район газеталары редакторлары өйрәнергә Әтнәгә – безгә килделәр. Район хакимияте урынбасарлары, газета редакторлары, типография директорларының киңәшмә-семинарында без семинар барышында газета эшләп күрсәттек. Ул вакыт өчен зур яңалык иде бу.
Семинар барышында беренче редакторыбыз Марс Шиһаповка, соңрак икенче редакторыбыз булып эшләгән Марат Хәбибуллинга һәм миңа Татарстан Журналистлар берлегенең таныклыгын тапшырып, безгә рәхмәт әйтеп, эшебезне уңай бәяләп киттеләр.
Матбугат министры Ислам Галиәхмәт улының мактап, “Әтнә таңы”н үрнәк итеп сөйләве әле дә истә. Зур авырлык белән чыга башлаган, күрше район журналистларының “Әтнә таңы” өч номердан артык чыга алмаячак...” дип бәяләп, безне теләгән кадәр кимсеткәннәрен тыңлап эшләгәннән соң, зур җиңү иде бу. Шул ук вакытта безнең тәүлеккә “24 сәгать” эшләвебезгә олы бәя дә, район җитәкчелегенең ышанычын аклау да булды. Әлеге вакыйгадан соң “ Көзге ...” сүзе еш кулланылышка керде.
“Меңенче сан!” – район башлыгы котлавы
Газетабызның меңенче саны чыкканда, аның беренче битендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның котлавын бастык. Менә шул котлауның бер өлешен булса да язасы иттем әле, чөнки газета эшчәнлегенә моннан да зур бәя була алмый.
“Бүген районыбыз көзгесе булган “Әтнә таңы”ның 1000 нче саны дөнья күрде. Без моны районыбыз тарихына язылырлык вакыйгаларның берсе дип кабул итәбез. “Әтнә таңы” газетасы районыбыз белән бергә оешты һәм ул районыбыз икьтисадый-сәяси тормышының үзәгендә кайнап, аның аерылгысыз өлешенә әверелде. Редакция хезмәткәрләренең тынгысыз тырыш хезмәте белән кыска гына вакытта редакциянең матди-техник базасы булдырылды, типография җиһазланды һәм белемле кадрлар белән тулыландырылды. Бүгенге көндә “Әтнә таңы” районыбыз тормышының үзәгендә кайный, ирешелгән уңышларыбыз, кимчелекле якларыбыз газета битләрендә даими яктыртылып барыла, районыбызның һәр сулышы газета игьтибарыннан читтә калмый. Яңалыкларны җиткерү белән бергә, газета район халкына бик зур тәрбия-агарту чарасы да булып тора. Редакция бу өлкәдә дә гаять зур эш алып бара һәм район җитәкчелегенең таянычы булып тора.
Газета битләре аша район халкы безгә үз тәкьдимнәрен, уй-фикерләрен җиткерә, һәм бу безгә халкыбызның ничек яшәвен, тормыш-көнкүрешен, шатлык-куанычларын, моң-зарларын якынрак белергә ярдәм итә.
Без даими рәвештә халык белән газета аша хәбәрләшәбез һәм сөйләшәбез. Газета эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлеше шул һәм бу юнәлештә редакция гаять зур эш башкара.
Район хакимияте журналистларыбызның хезмәтен уңай бәяли. “Әтнә таңы” чын мәгьнәсендә халык газетасы, районыбыз халкы аны ярата һәм үз итә. Ул безнең үзебезнеке!” диелгән әлеге язмада.
Меңенче сан чыкканда газетабызның тиражы 2840 данә булган. Редакциядә 9 кеше – редактор Марс Шиһапов, җаваплы секретарь – Сүрия Мингатина, бухгалтер – Нурия Фәйзрахманова, авыл хуҗалыгы мөдире Хәмит Бадиков, корреспондент – Гөлнар Сабирова, техник-механик – Хәйдәр Гарипов, заказлар кабул итүче – Флера Саттарова, компьютерда җыючы – Рузалия Хәбибуллина, компьютерда төзүче булып Дилүс Сәләхетдинов эшләгән. 2003 ел бу – газета оешкандагы авырлыклар артта калган вакыт. Искә алырга гына җиңел, Ә бит элекке елларны иртәдән төнге 11ләргә кадәр эшләп кайтып, төне буе мәкаләләр язып, икенче көнне районны айкаган чак. Аннан Әтнә техникумының иң түрдәге суык физкультура кабинетына кайтып, кулга перчатка киеп язган, җылынырга азрак ярдәм иткән мич өстенә куеп Рузалия тәгәрәткән бәрәңгене тозга манып, тиз генә капкалап, Арчага чыгып киткән чак, әле җитмәсә Марс абыйның техникумда укыткан вакытлары. Бар булганы без – ике бөртек язучы, Марс абый да газета оешып китәчәгенә бик ышанып бетми техникум белән арасын өзмәгән чак. Түзелгән. Рәхмәт ул чордагы хезмәтебезне күреп күңелне күтәрә белгән, җылы сүзен жәлләмәгән, терәк була алган үзебезнең җитәкчеләргә, күңелебезне күтәреп торган район халкына, “Сезнең газетагызны укыйсы гына килеп тора”, дип, Арча газетасын читкә куеп Әтнә газетасын эшләүче Арча апаларына.
“Кызым, сөйләмәсәң дә була, аңладык”
Газета оешкач, иң беренче эш итеп, хәбәрчеләребезне барладык. Ике кешедән кала язар кеше юк. Арча газетасына язган хәбәрчеләр белән сөйләшеп, яңаларын эзләү – безнең төп эшкә әйләнде. Кая язарга барабыз, хәбәрче була алырдай кешеләрне барлыйбыз. Ул вакытта гонорар түләнә иде әле. Мәктәпләрдә булып татар теле, әдәбияты укытучыларыннан “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләрен оештыруларын сорадык. Рәхмәт безнең хәлне аңладылар. Нәтиҗәдә, безнең 70ләп өлкән хәбәрче, йөздән артык урта һәм яшь хәбәрчеләребез булды. 2004 елда редакциягә 2000гә якын хат килеп, аның 1456сы газетада басылган иде. Бу бик зур саннар. Хәбәрчеләребез бик көчле, белемле, күбесе тәҗрибәле укытучылар, авыл хуҗалыгын яхшы белүчеләр: Арыдан Равил абый Минһаҗев, Мокшыдан Фаяз абый Сираҗиев, Күлле Кимедән Зиннур абый Хәмидуллин, Луиза апа Шәмсиева, Күәмнән Таһир абый Мөхәммәтшин, Равил Садриев, Олы Әтнәдән Раушан абый Садыйков, Саймә апа Йосыпова, Рәхимә апа Галимҗанова, Олы Мәңгәрдән Вилдан абый Мәхмүтов, Илсур Шакиров, Рәүфҗан Закиров, Ябынчыдан Мөршидә апа Ваһапова, Иске Җогыптан Гомәр Шакиров, Кышлаудан Җәүдәт Фәйзрахманов кебек мәртәбәле, дәрәҗәле шәхесләр иде алар. Башка район газетасында эшләүчеләр сокланып, ара-тирә көнләшеп, “Мондый хәбәрчеләр булганда эшләп була, ничек шулай яза алар?” – дип сорашалар иде. Аларга шундый тырышлык, сәләт биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.
Ахыры, башы 2 биттә.
Хәбәрчеләребезгә безнең дә рәхмәт әйтәсебез килеп, аларны редакциягә җыйнадык. Табын әзерләп, үзебезчә бүләкләр алдык. Марс абый башлап җибәрде дә, “Әйдә, үзең тупладың, үзең эшлисең, үзең сөйлә дип, сүзне миңа бирде. Мин торып басып, һәрберсенә күз йөртеп чыгып, сөйли башлауга, тамакка төер утырды, күзгә яшь тулды. Шул дәрәҗәдә рәхмәтле идем мин аларга, сүземне дә әйтә алмый, елап җибәрдем. Равил абый Минһаҗев урыныннан торып, минем янәшәмә килеп басты да, “Кызым (ул миңа шулай эндәшә иде), сөйләп тормасаң да була, без барын да аңладык”, – дип аркамнан сөйде. Шундый олы җанлы, кешелекле, кечелекле иде алар. Күбесе вафат инде. Язмам дога булып барсын, рухлары шат булсын.
Хәбәрчеләр белән шул рәвешле эшләвебез дәвамлы булды, бүген дә газетаны куанып укып барам, СүбехәнАллаһ безнең хәбәрчеләребез. Язып торсыннар дип телим.
“Тәнкыйть язмалары күп, ачуланмыйлармы сезне?”
Бу сорауны безгә, “Әтнә таңы” журналистларына еш бирәләр иде. “Ничек “глава”гыз ачуланмый, без яза алмыйбыз...” “Сездә нинди глава ул, үзе турында бер материал да яздыртмый, мактатмый...” Газета яшәсен, аны халык яратып укысын дисәң, чын дөресен, ничек бар шулай язарга, халыкны борчыган мәсьәләләрне яктыртырга һәм ул проблемаларның хәл ителүенә ирешергә кирәк. Бу яктан да “Әтнә таңы” бәхетле язмышка ия булды. Газета оешып, аякка баскан чорда җитәкчелектә Әтнәнең үз Габделәхәте, үз Наиле, үз Илсуры, үз Әдһәме, үз Әгьзәме, үз Фәйзие, үз Гомәре, үз Люциясе, үз Азаты бар иде. Вафат булганнарының урыннары Фирдәвес җәннәтендә булсын. Без нинди сорау бар, нәрсәне хәл итәргә кирәк, нәрсәне аңламыйбыз, алар янына йөгердек.
Рөхсәт белән дә, рөхсәтсез кергән вакытлар да күп булды. Бервакытта да “Юк”, димәделәр, без аңлаганчы аңлаттылар.
Бергәләп эшләгәндә генә йөз процент уңышка ирешеп була. Хакимияттә дүшәмбе көнне уза торган киңәшмәләрнең күбесен Габделәхәт Гыйлемхан улы: “Әтнә таңы”н укыдыгызмы? – дип башлый иде. Мөнәсәбәт шундый булганга, газетаның абруе зур булды. Тәнкыйть мәкаләсе язылмый торганда да, “Ник газетада тәнкыйть мәкаләсе юк?” – дип, юлда барганда да туктатып сорый иде район башлыгы. “Тәнкыйть өчен рәхмәт әйтмиләр, янап та китүчеләр бар...” дигән җавапка “Габделәхәт абыегыз барын онытмагыз!” – дия иде ул. Без менә шушы җөмләне гел истә тотып эшләдек. Ярарга тырышу да, арттыру да түгел, ничек бар, шулай. Чынбарлыкның үзе. Район башлыгына мәдхия булып яңгыраса да, Габделәхәт Гыйлемхан улын фотога да төшерә алмадык, эшкә кагылышы булмаганда интервью да алып булмады. Рәсми очраклар, сайлау вакытларында гына фотога төшә иде ул, “Габделәхәт Гыйлемханович, бер генә җөмлә әйтегез, язасы бар бит”, дип ялынган вакытларым да булды. “Сеңелем, үзең яз инде, сезгә ышанган...” – дия иде. Менә шундый ышанычка ия булу өчен, ничек эшләргә кирәген күзаллыйсыздыр. “Усал ул сезнең” дисәләр дә, ялгышкан чакларыбызда җайлап кына “Мин шулай дип белә идем, ачыклап бетерик әле...” – диде. Ачыкладык. Хөрмәт һәрвакыт ике яклы, моны дәлиллисе юк.
Вакыт белән газета үзгәрде
“Әтнә таңы”ның оешкан вакыттагы саннары А-3 форматы белән, хәзерге вакыттагы зурлыкта басылды. Ризографларда басыла башлагач, А-4 форматына әйләнде, кечерәйде, күләме шул ук калды, газетаны берсе эченә берсен тыгып, бөкләп утыра идек. Редакторы да алышынды, үзебездә эшләгән Марат Хәбибуллин җитәкчелекне үз кулына алды. Марс Габделхак улын зурлап лаеклы ялга озаттык. Без дә тәҗрибә туплап, гел өйрәндек. Чалардык. Марат Мәхмүт улының язу стилен хәтерлисездер, укып туймаслык иде. Газетада шаблон булмауның уңышы күз алдында булды, һәркемнең үз стилен саклап эшләдек. Хәбәрчеләребез дә елдан-ел кыюланды. Тиражыбыз 3 меңнән артык иде. Хәзерге вакытта моңа ышануы да кыен, тик монысы да “Әтнә таңы” тарихы.
Алга таба “ТАТМЕДИА” барлыкка килеп, район газеталары Казанда «Идел-Пресс»та басыла башлады. Һәрнәрсәгә ияләшәсең, ияләндек.
Һәр җитәкчелекнең үз таләбе. Газетабызның бизәлеше дә, эчтәлеге дә үзгәрде. Аналитика бетеп, газеталарның күпчелеге хәбәр язуга күчте.
Марат Мәхмүт улы Әтнә дәүләт драма театрына күчте. Газета белән җитәкчелек итү бүгенге редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова кулына күчте.
Әкренләп газетаның сайты, социаль челтәрләрдә ачык төркемнәр барлыкка килде. Эш күләме артты. Һәрнәрсәнең уңай ягы, кимчелекле ягы була. Әлеге яңалык газеталарның кәгазь вариантта яшәешен сорау астына куйды. Почта бүлекчәләре ябыла башлау, почта таратырга почтальоннар җитмәү, аларның хезмәт хаклары аз булуны акыл белән кабул итүе бик читен. Монысы да чынбарлык. “Әтнә таңы”ның бүгенге яшәеше менә шундый. Менә шундый шартларда да газетаның дәрәҗәсен саклап, аны яклап, төрле бәйгеләрдә җиңеп, аның абруен күтәреп эшләүче хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлап, аларга рәхмәт әйтәсем килә.
33 ел матбугатта эшләгән журналист буларак, мин моны газета тарихындагы иң авыр чор дип бәялим. Бүгенге 35 еллык юбилеен газета менә шундый халәттә каршы ала. Газетабызны укучылар, аңа язылучылар, аңа язучылар элек-электән фанат булдылар.
Әтнәләр – Әтнәнең бүгенгесе, киләчәге өчен җан атучылар. Бергәләп, бүгенге кебек, бер-беребезгә терәк булып яшәгәндә, газетабызның алдагы юбилейларын да күрергә насыйп булыр дип ышанам.
Моңа бик ышанасым килә. Әмиин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев