Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мөмкинлеге чиклеләргә бездә караш уңаймы?

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне якынлаша. Шул уңайдан инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә

Бу уңайдан мөмкинлеге чикле райондашларга нинди уңайлыклар тудырыла, аларга мөнәсәбәт нинди – әнә шуны ачыкларга булдык.

Газетабызның социаль челтәрләрендә район халкының аларга булган мөнәсәбәтен, фикерен сораштырып яздык инде. Бу юлы оешмаларның шушы өлкәдә ниләр эшләвен яктыртырга булдык.

Алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 1638 райондашыбызның мөмкинлеге чикле. Алар арасында төрле оешмаларда эшләүчеләр дә, коляскада утыручылар яки реабилитация юлыннан актив атлаучылар да шактый. Шул хакта районның бу өлкәдәге җаваплы оешма җитәкчеләре белән әңгәмә тоттык.

– Бездә мөмкинлеге чикле райондашларга караш начар түгел. Алар өчен пандуслар, аерым стоянкалар каралган. Безнең оешмада хәтта ишекләр дә бусагасыз, аерым бәдрәфтә тоткаларга кадәр бар. Аларны кабул итә торган аерым кабинка да каралган. Ул гына да түгел, начар ишетүчеләр белән аралашу өчен махсус аппарат та бар, – ди районның Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиев.

Ә гомумән алсак, районда I төркем – 486, II төркем – 517, III төркем – 576, алардан тыш 57 мөмкинлеге чикле бала һәм Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә – 1 һәм ул һәлакәтне бетерүдә катнашкан 1 кеше яши...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев