Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Шагыйрь булган мәчет тарихы

Гасыр ярымлык булса да, әле яхшы хәлдә ул; бүрәнәләре калын, черегән өлешләре бик күренми

Каенсар – берничә тапкыр татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай кунак булган авыл.

Каенсар юлым өстендә,

Бераз гына каерылсам.

Каенсар – кечкенә, ләкин

Тукай булган Каенсар.

Тагын бер якташыбыз, Күлле Киме авылында туып-үскән бөек шагыйрь Сибгат Хәким язган шигырьдән өзек бу. Тукай иҗаты белән нык кызыксынган һәм бу хакта шактый әсәрләр язган шагыйрь сүзләре.

Тукай булган җирләр буенча Татарстанда беренче җәяүле туристик сукмак салуларын ишеткәч искә төште бу юллар. Әлеге халык проекты республиканың 4 районы – безнең Әтнәдән тыш, Арча, Балтач, Биектау аша уза. Кызганычка каршы, Каенсар читтә калган. Хәер, читтә калмас өчен йөзеңне кызартмаслык, үзең оялмаслык мөмкинлегең булу да кирәк шул. Әлегә Тукайның Каенсар зиратында җирләнгән сөекле апасы Саҗидәнең ире – ягъни, җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллин каберенә зиярәт кылу һәм “Монда Тукайның “Ак фәрештә” булып исендә калган апасы Саҗидә белән җизнәсе яшәгән” дип, элек башлангыч мәктәп, соңрак авыл китапханәсе булып хезмәт иткән хәзерге буш йортны гына күрсәтергә була. Ә юк, алай гына да түгел. “Менә монда мулла булып торган җизнәсенә ияреп бөек шагыйребез дә килгән һәм намаз укыган”, – дип, кайчандыр мәчет булган, совет чорында колхоз идарәсе, мәктәп, соңрак авыл клубы ролен үтәгән, хәзер моңаеп утыручы тагын бер буш йортны күрсәтергә мөмкин. Аралары бер-берсеннән бик ерак та түгел... аларны хәзерге мәчет кенә аерып тора.

Каенсарда Тукайның берничә тапкыр булуы инде дәлилле. Чөнки, бу якты дөньяда иң кадерлеләрдән саналган Саҗидә апасы шунда яши.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев