Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Шатлыгыбызның иге-чиге юк”

Бакча – ул балаларга белем һәм тәрбия бирү системасының беренче баскычы

Күлле Киме авылында яңартылган балалар бакчасы ачылу уңаеннан, әтиәниләр исеменнән чыгыш ясаган Гүзәл Паутова авыл халкының кичерешләрен әнә шул сүзләр аша белдерде.

Дөрестән дә, яңача ремонт үткәрелгән балалар бакчасы мәктәпнең бер өлешендә урнашса да, яңа йөз белән балкып, үзенә чакырып тора. Үзгәрешләр аның тышыннан ук башлана. Яңа тәрәзә- “Шатлыгыбызның иге-чиге юк” ишекләр, киң, иркен алгы өлеш. Якты, матур бүлмәләр, соңгы технологияләр буенча җиһазландырылган азык әзерләү урыны, уңайлы туалет бүлмәсе. Монда бар да нәниләрнең ихтыяҗларын күздә тотып эшләнелгән, бар да яңа, заманча.

– Республика программалары нигезендә яңартылган Күлле Киме балалар бакчасы районыбызда беренчесе түгел. Күәм, Күңгәр, Комыргуҗа мәктәпләре төзекләндерелде, Ташчишмәдә яңа балалар бакчасы төзелде – һәм бу әле мәгариф өлкәсендәге яңартуларның бер өлеше генә, - диде бакча ачылу тантанасында район башкарма комитеты рәисе Айрат Каюмов. – Балалар бакчасы, бигрәк тә җәй көне, әти-әни эшкә барганда...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев