Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Тәмле телләренә ышанмагыз!

Район Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова чаң суга – мошенниклар “Газпром” җәмгыяте исеме астында кеше талауның яңа ысулларын уйлап тапкан. Ә нәрсә – исеме һәркемгә билгеле, авторитетлы оешма.

Моның артында халыкның хәләл акчаларын талап алырга тайчынмаган оятсызлар тора дип, берәү дә башына да китерми. Шалтыратып, акча күчерү турында сүз башлауга ук, шикләнәсе иде дә бит...Ышанучан шул бездә халык.

“Газпром”га рекламаны кайда гына ясамыйлар хәзер. Инстаграммда да, башка социаль челтәрләрдә дә олы яшьтәге кешеләр әлеге җәмгыятькә акча инвестицияләп, аның артып кайтуы хакында мактаныша. Җитмәсә, шул исемдәге махсус приложениене телефонга да “скачать” итеп алып була икән бит. Ә мошенниклар шуны гына көтеп тора – төрле телефоннардан чыгып, сезне ничек баетачаклары турында “әкият” сата башлыйлар. Ике райондашыбыз да аларның әнә шул “әкияте”нә чын-чынлап инанып, берсе – 12, берсе 20 мең сум акча күчерә. Имеш, шул акчалары зур процент белән кире кайтачак. 20 мең күчерүче В. шуның белән тукталып калмыйча, үз исеменә банкта онлайн кредит рәсмиләштерә .

Һәм шул юл белән алган 271 мең сум акчаны үз куллары белән(!) икенче банк аша мошенникларга күчерә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев