Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Тукай”да язга әзерлек башланды

“Сельхозтехника”да кызу эш өсте: техника агрегатларын ремонтлап, төзәтеп, киләсе елгы басу-кыр эшләренә әзерлиләр.

Районның басу-кырларында көзге эшләр тәмамланды. Кыр эшләрендә хезмәт куйган барлык техника юылып, каралып саклауга куелды. Алай гына түгел, икенче ел уңышын алдан кайгырту максатыннан ремонт эшләре башланып китте.

Әйтик, «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә техника ремонты бара.

– Каток, культиватор, тагылма агрегатлар – кыскасы, цехка керә алган барлык агрегатны ремонтлый башладылар. Кышкы суыклар башланганчы бу өлешен төгәлләп куярга да була, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев.

Фәрит Шаһидуллин, Рәмис Һадиев составындагы бригада “БДМ” дискларын яңарту белән мәшгульләр. Дөресрәге, “тәлинкә”нең ступицасын сүтеп, майлап, кирәк булса подшипникларын алыштырып яңарталар. Әлегә 2 кечкенә һәм 2 зур “БДМ” үз чиратын көтәләр иде.

 “Күп бит бу”, – дип гаҗәпләнүемә, “Авыр эш түгел ул, җайлаштырдык инде.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев