Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Уҗым халәтен тикшерделәр

Авыл хуҗалыгы белгечләре көзге бодай, арыш басуларын әйләнделәр

Уҗымнарның кышлау халәтен билгеләү җәһәтеннән, “Тукай” хуҗалыгы басуларында “монолит-проба”лар алдылар.

Быелгы кыш, әлегә кадәр, чагыштырмача, җылы тора. Әмма бу уҗымнар өчен борчыласы юк дигән сүз түгел. Иртә яздан ук тиешле чаралар күрер өчен, уҗымның кышлау халәтен һәрдаим күз алдында тотарга кирәк. Уҗымның кар юрганы астында кыш чыгуы – бик мөһим биологик үзенчәлек. Нәтиҗәдә уҗымның тишелешен һәм шул нигездә язын бозып чәчү кирәкме икәнлекне билгелиләр.

– Бүгенге көндә районның 5 күмәк хуҗалыгында орлыкларның фитоанализы тикшерелде. Авырулар узган елгы белән чагыштырсак, 5-10 процентка кимрәк, – дип аңлатып узды районның Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгече Ринат Нәҗмиев.

Бу былтыргы елның коры, матур килүе нәтиҗәсе, күрәсең. Әйтик, җәй яңгырлы булса, йогышлы авырулар, төрле гөмбәчекләр таралу өчен җирлек туа. Аннан тагын бер мөһим фактор – былтыр бездә күмәк хуҗалыклар авыруларга каршы химик һәм биологик чаралар куллануны шактый арттырдылар. Шулар нәтиҗәсендә, күрәсең, авырулар ким.

Югарыда телгә алган Ринат Нәҗмиев, “Тукай” агрономы Илнар Василов һәм берничә егет составындагы игенчеләр...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев