Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яңа сезоннан ни көтәргә?

Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 104нче сезонын ачарга әзерләнә

Коллектив яңа сезонга нинди яңалыклар белән керә? Бу сезонда тамашачыларны нинди спектакльләр көтә, театр директоры Ленур Зәйнуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

– Ленур Илфирович, яңа сезонны Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спектакле белән ачарга җыенасыз. Режиссеры якташыбыз Фәрит Бикчәнтәев. Ни өчен Фәрит Рәфкатевич, ни өчен әлеге спектакль?

– Бу Фәрит Рәфкатевичнең үз теләге. Башка театрлар ул безгә килсен иде, дип торганда аның безнең театрга кайтуы безнең өчен зур бәхет. “Кичер мине, әнкәй”не кую да аның фикере. Ни өчен “Кичер мине, әнкәй” дисезме?! Чыннан да, әлеге спектакль турында сүз чыккач, элек караган бар иде, куелды инде, диючеләр дә булды. Каралсын, куелсын, тик шул ягы да бар.

 Яңа буын үсеп килә, аларга нәкъ менә әлеге спектакльләрне күрсәтергә кирәк.

Темасы актуаль, элекке спектакль булса да, халык мәнфәгатенә туры килә торган спектакльләрне сайларга тырышабыз. Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” спектаклен генә алыйк. Спектакльне бүгенге көндә дә яратып карыйлар. Хәтта башка районнардан да карарга киләләр. Гастрольләр белән дә чыгабыз...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев