Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яшьләр Олы Мәңгәрдә тукталды

Кызыклы очрашу булды бу. Ә иң мөһиме – бик әһәмиятле

“Яшьлек тукталышы” проекты районда булып узган яшьләр форумында якланган проектларның берсе. Аның авторы – яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Раилә Галиева.

Бүгенге көндә әлеге проект белән бер төркем яшьләр Яңа Шашы, Күлле Киме авылларында булып китте. Яңа тукталыш – Олы Мәңгәр мәдәният йорты.

– Билгеле булганча, бездә Яшьләр өчен эшләп килгән үзәк юк, – ди проект җитәкчесе Райлә Галиева. – Ә проблемалар җитәрлек. Иң беренче чиратта, алар белән аралашу да җитеп бетми, минемчә. Безнең максат – яшьләр белән турыдан туры аралашу, аларның санын белеп, аналитик белешмә ясау.

 Кызганыч, авылларыбызда яшьләр бик аз – аларның ни өчен авылдан китүенең сәбәбен дә беләсебез килә. Гомумән, яшьләргә ни җитми?

Менә шуны ачыклап, аларга ничек булса да ярдәм итәсе иде.

Әлеге тукталышлар нидән гыйбарәт соң? Яшьләр белән очрашу барышында иң беренче итеп өч төрле форматта аноним сораштыру үткәрелә. Моның өчен өч төрле төстәге кәгазь бите кулланыла. Яшел биткә яшьләр үзләренең шәхси проблемаларын, сары биткә – авыл Яшьләр Олы Мәңгәрдә тукталды җирлегенә кагылышлы, зәңгәр биткә исә район белән бәйле проблемаларны язалар. Болар махсус стендка урнашытырыла, алар белән һәркем таныша ала. Чара барышында шәхси проблемалар шунда ук тәкъдим ителеп, алардан чыгу юлларын бергәләп эзлиләр...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев