Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте

Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк.

Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара үсеш буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Татарстан быел полилингваль мәгариф комплекслар төзелешен башлап җибәрде. Алар ике дәүләт телендә - рус һәм татар телендә, һәм халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга юнәлтелгән. Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе 2020 елның 1сентябрендә укучылар кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" дип аталачак”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты ЮНЕСКОның генераль директорына Одре Азулега тәкъдим ителде. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182186/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев