Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

"Югары оч чишмәсе" танымаслык

Районыбыз авылларында чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирәләр.

Комыргуҗа авылындагы бу "Югары оч чишмәсе"  2016 нчы елдан бирле төзекләндерелә.

Алай дип әйтү бик дөрес тә булмас, үзара салым программасына кертелгән бу чишмәне төзекләндерү өчен 2016 нчы елда материаллары гына  алына. 2017 нче елда эш башлана. Акча җиткән кадәресе эшләнә. Һәм менә агымдагы елда дәвам иттерелә. 

- Бу "Югары оч чишмәсе" бик борынгы, суы да бик тәмле, тикшертеп торабыз, барлык таләпләргә дә туры килә. Исеменнән күренгәнчә, Комыргуҗа авылының югары очында ул. Биредә елганың ике як-ягына чыгар өчен җәяүлегә басма - күпер булачак. Су җыела торган урынын да бик әйбәтләп эшлибез. Бүгенге көндә аның янәшәсенә беседка эшләнеп ята. Бик матур булачак, бер атна- ун көннән бетмәсме дип торабыз,- ди Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов.

     Чишмәне төзекләндерүдә җирлектә яшәүче студент егетләр катнаша. Бу башлангычка бик сокланам мин. 9 студент егетләре бар аларның. Җәй буе җирлектәге эшләрне башкаралар, башта өч авыл зиратын тәртипкә китерделәр, урамнар чистартылды. Чишмә төзекләндерүдә дә алар эшли. Ике якка да файда: укучылар акча эшли, җирлек матурланып чистара. Үрнәк кенә аласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев