Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда коронавирусның 84 проценты читтән керүчеләрдә

Коронавирус инфекция таралуны булдырмау җәһәтеннән килеп туган хәл буенча Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, республиканың санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, Татарстан “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында видеоконференция режимында брифинг узды.

  • Кызганычка каршы, тагын 6 татарстанлының коронавирус йоктыруы ачыкланды. Хәлләре уңай. 2 апрель көнне Россия Президенты Указы дөнья күрде, шул нигездә илдә эшләми торган көннәр чарасы 30 апрельгәчә дәвам итә. Татарстандагы чикләү чаралары да санитарэпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә була, - диде Ләйлә Фазлыева.

Шул ук вакытта Татарстандагы кайбер төр чикләү чаралары белән таныштырып үтте. Әйтик, мәйданы 100 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә комплекслары эше туктап тора. Халык ихтыяҗы товарлары, сәнәгать товарлары белән мәйданы 100 квадрат метрга тулмаучылар сәүдә итә ала. Ашамлыклар белән сату итү нокталары эшләрен дәвам итәләр. Даруханәләр челтәренә дә чикләү чаралары кагылмый. Эшләүчеләрнең балаларын кабул итәр өчен балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырыла. Киләсе атнадан мәгариф учреждениеләрендә дистанцион укулар башлана. Кыскасы, чикләү чаралары коронавирус белән бәйле вәзгыять яхшы якка үзгәргәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

  • Чынлыкта эпидемиологик хәл бик катлаулы, бүгенге көнгә Татарстанда 25 кеше коронавирус йоктырды. Аларның 21е читтән керүчеләрдән иярде. 6 очракның симптомнары юк, дип билгеләде Марина Патяшина һәм “системаобразующий”, ягъни, эшләүче предприятиеләргә булган таләпләрне тагын бер кат искә төшерде. Әйтик, 4 сәгать саен температураны үлчәргә, берәр кешенең сулыш органнары авырса, аны аерым бүлмәдә изоляцияләргә һәм больницага озатырга, һәр кешедә, хәтта юлда вакытта да маска булдырырга һәм аны 3 сәгать саен алыштырып торырга, бер-берең белән араны 1,5 метр ераклыкта итәргә һәм дезинфекция чаралары булдырырга чакырды. Биредә шунысы да бар, ишек, витрина, баскыч тоткаларына, урындык, кресло аркаларына, раковиналарга дезинфекция уздырырга кирәк. Оешмаларда салфетка-сөлгеләр булырга тиеш, эшчеләрнең кулларын сабын белән юып, шулай ук антисептиклар куллануларын тәэмин итү мәҗбүри. 6 сәгать саен бүлмә җилләтелергә тиеш, әмма кондиционер куллану катгый тыела. 6 сәгать саен дымлы чүпрәк белән уборка уздырылырга тиеш. Җыелыш, конференцияләр үткәрелергә тиеш түгел. Алар барысы да контрольдә булачак.

Рөстәм Заһидуллин Россия Президенты Указындагы берничә пунктны аерым билгеләде.

  • Төбәкләргә чикләү чаралары кертергә мөмкин территорияне үзләренә билгеләү мөмкинлеге бирелә. Россия хөкүмәте белән килештереп, төбәкләр “системаобразующее предприятие”нең эшчәнлеген туктата алалар, дип ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев