Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

Хәкимҗан Халиковны искә алдылар

Бүген

16 гыйнвар көнне якташыбыз, балалар язучысы Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның туган көне.

Ул 1933 елның 16 гыйнварында дөньяга килеп, 2002 елда вафат булды.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Яңа Шашы мәктәбендә узган сыйныф сәгатьләрендә  укучыларга Хәкимҗан абый Халиковның иҗат һәм тормыш юлы хакында китапханәче Надия Нәҗмиева белән ана теле укытучысы Гөлнара Корбанова таныштырды.  Укучылар да язучының иҗаты буенча чыгыш ясадылар.

 

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гынварында Татарстан АССРның хәзерге Әтнә районы Мамышавылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1952 елда хәзерге Арча районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналыредакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары, 1972 елдан, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы җитәкчесе, ә 1981 елдан 1983 елга кадәр союз аппаратында яшьләрнең әдәби әлманахы «Идел»нең җаваплы редакторы булып эшли, 1983 елдан ул — «Совет мәктәбе» журналы редакциясе хезмәткәре. 1955 елдан КПСС члены.

X. Халиков, балалар әдәбиятында үз сүзен әйтерлек шагыйрь булып өлгергәнче, шактый озак эзләнүләр чоры кичерә. Башта ул өлкәннәр өчен яза (аларның кайберләре үз вакытында Арча (элеккеге Кызыл юл), Әтнә район газеталарында басыла), соңрак алтмышынчы еллар башында, республика үзәк матбугатында шагыйрьнең исеме инде шактый еш күренә: шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) дигән коллектив җыентыкларга кертелә; ниһаять, 1969 елда Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

X. Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. Мәктәптә, пионер матбугатында озак еллар эшләгән педагог һәм журналист буларак, ул балалар тормышын, аларның уй-хиеләрен яхшы тоя һәм шуларны шагыйрь йөрәге аша уздырып, җанлы тасвир һәм характерлар аша үтемле итеп укучыларына җиткерергә тырыша. Шагыйрьнең балаларга багышланган иң уңышлы поэтик әсәрләре 1983 елда Татарстан китап нәшриятындачыккан «Иң шатлыклы көнем» исемле күләмле китабында урын алган.

X. Халиковның аерым әсәрләре урыс һәм илебездә яшәүче башка милләт балаларына да таныш. 1977 елда аның Казанда урысча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

X. Халиков мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында еш була, сәләтле яшь каләмнәрне эзләп табу һәм аларга иҗади ярдәм күрсәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзы каршындагы балалар әдәбияты секциясенең бюро секретаре булып эшләде.

Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

2002 елда вафат.

Чыганак  https://tt.wikipedia.org/wiki/Хәкимҗан_Халиков 

Гөлнара Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев