Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Авыл халкы өчен ипотеканың башлангыч кертемен киметергә җыеналар

Хәзер башлангыч кертем 20 процентта кимрәк була алмый.

Авылда яшәүче кешеләр өчен ипотека кредиты алганда башлангыч кертем күләмен 20 проценттан 10 процентка кадәр киметергә планлаштыралар. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

"Хәзер башлангыч кертем 20 процентта кимрәк була алмый. Чөнки бу финанс системасы җимерелүгә китерергә мөмкин, - диде ул АКШның уңышсыз тәҗрибәсен искә алып. - Авыл ипотекасы өчен башлангыч кертем 10 процент итү мәсьәләсен куябыз. Бу, 2020 елда гамәлгә керәчәк программалар белән беррәттән, авыл халкы проблемаларын чишү өчен яхшы карар булыр иде".

Россия Дәүләт Думасы комплекслы программа әзерли. Ул киләсе елдан эшли башларга тиеш. Программа авыл инфраструктурасына һәм авыл халкы пенсиясенә кагылыр дип көтелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187253/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев