Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

"Күзаллау әлифбасы" н карадыгызмы? Нәниләр мөкиббән...

"Күзаллау әлифбасы" (0+) дип аталучы спектакль беренче тапкыр нәни тамашачылар өчен куелды бүген.


Бэби-театр буенча махсус белеме булган Татарстанда бердәнбер режиссер, "Иҗади мохит" мәдәни инициативалар фонды әгъзасы Алмаз Илдар улы Садриев (  фотода) Әтнә театрына кайтканын хәбәр иткән идек инде. Артистлар белән тәүге очрашуда ул бэби театрның үзенчәлекләре турында сөйләгән иде.
Дөнья күләмендә инде шактый танылган әлеге театр - нәниләр өчен! Без күреп күнеккәнчә, 4-5 яшьлекләр түгел, ә 1 яшь, яшь ярымлык сабыйлар өчен! Шушы яшьтәге балалар аралашкан махсус телдә - ягъни, дөньяны танып-белү, конфликтсыз, сюжетсыз драматургия телендә!

Гадәттә, бэби-театрда бөтенләй сүзләр юк, пластикага корылган куелышларны нәниләр яхшы кабул итә. 0+ театрга килгән балалар спектакльдә артистлар уенын күзәтә-күзәтә үзләре дә катнашучыга әверелә, артист, сәхнә, тамашачы арасында чикләр югала, дип язган идек.

Бүген Әтнә дәүләт драма театры бинасында куелган "Күзаллау әлифбасы" спектаклендә  без моның шулай икәнлеген күрдек. Бу спектакльгә бәяне дә нәниләрнең шат йөзләре, уенга кереп бетеп яшәүләре куйды. Афәрин!

Розалия Хәбибуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев