Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак

Дәүләт бүләкләре Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуга 31 ел булуга бирелә.

Илбашы  Рөстәм Миңнеханов  сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова  сөйләде.Машиналар  сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачак.

Бу шимбәдә, 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. 

Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши.

Әтнә районында бүгенге көндә исән  30 әфганчы бар. 

- Кызганыч, әфган сугышы инвалидлары үлеп бетте инде, - ди районның әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Ленар Кәбиров.  Димәк, бездән машина алучы булмаячак. Ямансу булып китте. республика буенча да санаулыдыр инде алар. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев