Әтнә таңы

Олимпия аюын ясаучы вафат булган

Үлемнең сәбәбе аныкланмый. Рәссамның вафат булуы хезмәттәшләре өчен көтелмәгән хәл булган, дип билгеләп үтелә.

Чижиков «Крокодил», «Веселые картинки» һәм «Мурзилка» журналларында карикатурист һәм рәссам булып эшләгән. Ул 1980 елда Мәскәүдә узган җәйге Олимпия уеннары талисманы булган Аюны уйлап тапкан һәм ясаган кеше.

Реклама

2016 елда Россиянең халык рәссамы исемен ала. Чижиковның эшләре Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/29741/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: