Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Өйдән чыгу өчен пропускларны covid19.tatarstan.ru сайтында гына рәсмиләштереп булачак

Онлайн-сервис өстенлегенең берсе булып, рөхсәт кодын тиз алу тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Ак Барс Банкы белән берлектә, https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында цифрлы пропускларны рәсмиләштерү өчен уңайлы шәхси кабинет эшләде.

Порталда шәхси кабинет булдыру өчен паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк. Элегрәк системада SMS форматы аша теркәлгән республика халкы теркәлү узу турында беренче хәбәрдә алган код аша үз шәхси кабинетларына керә ала.

Пропуск алу өчен исемлектә тәкъдим ителгән 11 максатның берсен сайларга кирәк. Веб-сервиста ике өстәмә максат - чәчтарашханәләрдә һәм күп функцияле үзәкләрдә булу каралган. Онлайн-сервис өстенлегенең берсе булып, рөхсәт кодын тиз алу тора.

Ул шәхси кабинетта берничә секунд эчендә эшләнә. Шулай ук шәхси кабинетта пропуск алу өчен булган сорау тарихын да карарга мөмкин.

Шәхси кабинетта үзмәшгульләргә өйдән чыгу өчен пропуск рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен ИНН күрсәтергә һәм һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен максатны сайларга кирәк: курьерлык эше, җитештерү бинасына бару, материаллар/чимал сатып алу, такси хезмәте күрсәтү. 23 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, сервиста 2,9 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән. Алар өйдән чыгу өчен 9 меңнән артык рөхсәт сораган. Еш кына үзмәшгульләр 2нче өстәмә максатны сайлаган – ул җитештерү бинасына бару (3,4 мең рөхсәт). 

https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында файдалы мәгълүмати материаллар — Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында рәсми документлар, коронавирус турында рәсми ресурслар исемлеге, карантин вакытында үзлектән өйрәнү, күңел ачу һәм ял итү өчен бушлай сервислар исемлеге басылып чыкты.

23нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, цифрлы үткәргечләр сервисында Татарстанда 1,2 млн кеше теркәлгән. Сервис Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Ак Барс Банкы цифрлы трансформация үзәге тарафыннан эшләнгән. Сервис гамәлдә булган вакытта татарстанлылар өйдән чыгу өчен 5,9 млннан артык рөхсәт сораган. Пропуск алу өчен ихтыяҗ булган сәбәп - дарулар, азык-төлек һәм беренче чираттагы кирәк-яраклар илтү. Икенче һәм өченче урында шәһәр читендәге йортка бару, кредит оешмалары һәм почта бүлекчәләрендә булу тора.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне контакт-үзәктә 8-800-250-90-33 бердәм номер аша алырга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/society/24-04-2020/yd-n-chygu-chen-propusklarny-covid19-tatarstan-ru-saytynda-gyna-r-smil-shterep-bulachak-5738619

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев