Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Өйләнергә, кияүгә чыгарга уйлаган яшьләр, белми калмагыз, мәчет чакыра

Очрашу барышында яшьләр никах буенча сорауларга җаваплар табачак, вәгазьләр тыңлаячак.

Иртәгә, Рәҗәб аеның икенче көнендә, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә кичке биштә (17.00) «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу узачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чара Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан үткәрелә.

Катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, мәчет имамнары Ансар хәзрәт Мифтяхов, Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, танылган алып баручы, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков сәламләячәк.

Кичә дәвамында яшьләр чәй өстәле янында никах буенча сорауларга җаваплар алачак, татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышачак, вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлаячак, викториналарда катнашачак.

Очрашу барышында хәзрәтләр яшь парларга шәригать кануннары буенча гаилә коруның мөһимлеге, никахның шартлары, тәртипләре турында мәгълүмат җиткерәчәк. Чарада гаилә институтын ныгыту мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

https://tatar-inform.tatar/news/religion/26-02-2020/m-r-ani-m-cheten-yl-nerg-kiya-g-chygarga-niyatl-re-bulgan-yashl-rne-chakyralar файдаланылды

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев