Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Рәхмәт Президентка, диләр әтнәләр

РФ Президенты Владимир Путин 11 май көнне халыкка ярдәм итү чаралары белән мөрәҗәгать итте.

  • 3-15 яшьлек балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 1 июньнән башлана. 3-15 яшьлек балалар үсә торган һәр Россия гаиләсе мондый бер тапкыр бирелә торган ярдәм алуга гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Моны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә яки Пенсия фонды бүлеге аша башкарырга мөмкин. 
  • 3 яшькә кадәрге бала өчен 5 мең сум күләмендә "Ана капиталы" алу хокукына ия гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр 3 ай буе — апрельдән июнь аена кадәр биреләчәк. Гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Түләүне хәтта "Ана капиталы"н файдаланган гаиләләр дә алачак. Иң мөһиме, аңа хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Түләү билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы яки РПФ сайты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
  • Ата-анасы вакытлыча эшен югалткан гаиләләргә балигъ булмаган һәр бала өчен аена 3 мең сум бирелә. Мондый түләүләр шулай ук 3 ай дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу түләү коронавирус пандемиясе башында барлыкка килде, кешеләрне озакка сузылган ялларга озаттылар һәм күбесе эшсез калды. Бу акча эшсезлек буенча төп пособие белән бергә, 2020 елның 1 мартыннан мәшгульлек үзәгендә теркәлгән ата-аналарның берсенә өстәмә рәвештә билгеләнәчәк.
  • Бала тәрбияләү буенча пособиенең минималь куләмен — 3375 сумнан 6751 сумга кадер арттырачаклар. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар, шул исәптән студентлар да алачак. Кагыйдә буларак, бу яшь ата-аналар һәм ялгыз әниләр.
  • Аз тәэмин ителгән, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр балага аена 6018,5 сум ала ала. Бу түләү җан башына уртача кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә,
  • Эшсез калган кешеләр өчен түләүнең максималь күләме минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр үсә - 14 556 сум була.
  • Коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларга өстәмә айлык түләүләр билгеләнгән. Табибларга аена – 80 000, урта медперсоналга – 50 000, кече медперсоналга 25 000 сум өстәләчәк. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аена өстәмә 25 000 сумнан 50 000 сумга кадәр акча бирелә. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләренең иминият гарантияләре хәрби хезмәткәрләрнеке кебек булачак.
  • 5000 һәм 10000 сум түләүләрне рәсмиләштергәндә, баланың СНИЛС номеры кирәк булачак.

Бу хакта күп бала үстерүчеләрдән дә, ярдәмгә башка яктан мохтаҗлардан да сораштык. Менә фикерләре нинди.

Алсу Хәйруллина, Бәрәскә:

  • Бик яхшы ярдәм булачак ул, әгәр реаль булса. Мин үзем 3 бала тәрбиялим. Ишетеп белүемчә, 3 балаллылар да күп балалы гаилә буларак ярдәмгә мохтаҗ. Тик бездә “прожиточный минимум”ыгыз җитә диләр шул. "Пакет-набор"лар белән дә шулай булды...

Исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр:

  • Эшмәкәрләр аеруча зур зыян күрде. Бик күпләр әнә шул исемлектәге эшсез һәм ярдәмгә мохтаҗлар категориясенә төшеп утырырлар дип уйлыйм...

Олы Әтнәдә яшәүче яшь әни:

  • 5000 сум да, 10000 сум да бик урынлы һәм мөһим ярдәм акчалары. Рәхмәт хөкүмәтебезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев