Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Россия студентлары армиядә хезмәт итмичә хәрби исем ала алачак

Матбугат чаралары Себердә уза торган тәҗрибә турында хәбәр итә.

Россиядә югары уку йортлары студентлары армиядә хезмәт итмичә хәрби исем ала алачак. Шундый тәҗрибә Себердә сынала. Бу турыда Россия Федерациясе Оборона министрлыгына сылтама белән, «Известия» хәбәр итә.

Хәрби кафедралары булмаган уку йорты студентлары  башка югары уку йортлары каршындагы Хәрби уку үзәкләренә керә ала. Шулай итеп, Себер федераль университетының Хәрби инженер институтында беренче Хәрби уку үзәге эшли. Институтның ике кафедрасында Себер федераль университетының, шулай ук башка уку йортларының студентлары белем алачак.

Студентлар Хәрби уку үзәгенә атнага бер тапкыр барачак. Аны тәмамлагач диплом, хәрби исем һәм хәрби белгечлек күрсәтелгән хәрби билет тапшырыла. Хәрби анттан соң, аларга сержант һәм рядовой запас исеме биреләчәк.

Хәрби уку үзәген тәмамлаучылар армиягә чакырылмаячак, әмма үз теләкләре белән хезмәт итә алалар.

Киләчәктә бу система бөтен ил буенча кертеләчәк. Ул югары техник белемле хәрби кадрлар резервы булдырырга ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170488/

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев