Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Сызгырырга өйрәнеп бетәбез: чүп бәясе арта

Сызгыра беләсеңме , дип мәзәк сөйлиләр иде элек.

Сызгыра белмәгән кеше дә бүгенге бәяләрне ишеткәч, сызгыра башлый хәзер. Чираттагысын хәбәр итәргә җыенам, кәттәсен. Әле бер генә бәянең дә кисәк кенә 15 сумга артканы юк иде.

Чүп алтын бәясенә тиңләнер ахыры. 

- 1 гыйнвардан үз йорты белән торучылар чүп чыгарганга  бер кеше өчен 93 сум 66 тиен түли башлыйлар. Өегездәге кеше башы саен шул бәя арта. Ә күп катлы йортларда яшәүчеләргә арзанрак, алар бер кеше өчен - 86 сум, 34 тиен түләячәкләр. Җәй айларында бу бәя тагын артырга мөмкин, - дип хәбәр итте коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Әле бу безгә кагылганы гына, коммуналь хуҗалыкка кагылганы сызгыртып кына калмый, сүгендерергә дә мөмкин. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев