Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Әтнәдә быелгы елның тәүге баласын хөрмәтләделәр - фоторепортаж

Әтнә район үзәк больницасының бала тудыру бүлегеннән бүген елның тәүге баласын чыгардылар.

Район үзәк больницасының актлар залында Гөлгенә, Раил  Сабитовларның өченче балаларын - уллары Сөләйманның тууын зурлап, хөрмәтләп билгеләп үттеләр.  Агымдагы елда туган тәүге бала ул.

Аларның ике кызлары Газизә белән Сәгыйдә дә энеләре Сөләйманны алырга килгәннәр. 

Тантанада район үзәк больницасы баш табибы Эльдар Яруллин, Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов, район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев, Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге начальнигы  Алсу Сафиуллина катнаштылар. 

Аларның һәркайсы гаиләне өченче - көтеп алган уллары туу шатлыгы белән котладылар, бүләкләрен тапшырдылар. Истәлек фотосына төштеләр. 

Чара "Демография", "Сәламәтлек"  милли проектлары, 2019 елда РФ В.В. Путин кабул иткән унике проектның икесен тормышка ашыру максатыннан,  ТАССРның 100 еллыгы юбилее кысаларында оештырылды. 

Әлеге гаилә турында берничә ел элек язылган язмамны да укый аласыз http://ijat-rt.ru/xatyn-үze-үk-dәrәҗә/

Хәмит Бадиков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев