Әтнә таңы

Әтнәдә Шахмат Лигасы (АСШ) старт ала

Шахмат сөючеләр, бу хәбәр сезнең өчен.

ӘХЛ,ӘФЛларга ияләнгән идегезме, монысына да ияләнә торыгыз. Әтнә шахмат лигасы (ӘШЛ) (12+) старт ала.

Бәйгенең максаты - шахмат уенына җәлеп итү, шахматчыларны барлау,  шахматчыларыбызның уйлау һәм уйнау сәләтен  үстерү...

"Ашыт" спорт һәм мәдәни үзәгендә 3 ноябрьдән башлап, 29 мартка кадәр  һәр атнаның якшәмбе көнендә ӘШЛ уеннары дәвам итәчәк.

 Бәйге ике яшь группасы буенча узачак. Бер группага 2001 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге үсмер егетләр, малайлар-кызлар керә. Икенче группага 2000 елгылар һәм аннан да олыраклар һәр ике җенестән дә катнаша ала. 

Реклама

Бер уенга 1,5 сәгать вакыт биреләчәк. 

Ярышны гамәлгә куючылар - Әтнә районы башкарма комитеты, район Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, район спорт мәктәбе коллективы.

Фото редакция архивыннан алынды

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: