Әтнә таңы

Әтнә районы

Яңалык

Әтнәләр, хезмәт хакын сәгатьләп түләүгә сез ризамы?

Депутатлар хезмәт хакын сәгатьләп түләү турында закон проекты тәкъдим итте

 

Документ рәсми нәтиҗә алу өчен Россия хөкүмәтенә җибәрелгән.

Дәүләт Думасында, 2021 елдан башлап, ашыгыч килешү буенча һәм тулы булмаган көн эшләгәндә, бер сәгатькә 150 сумнан да ким булмаган хезмәт хакы түләү кертү турында закон проекты эшләгәннәр һәм РФ хөкүмәтенә җибәргәннәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Тулы булмаган эш вакыты шартларында ашыгыч хезмәт килешүе төзегәндә, эшченең хезмәт хакын исәпләү өчен минималь сәгатьлек хезмәт хакы күләме кулланыла, — диелә закон проекты текстында. — 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь сәгатьлек күләмен сәгатенә 150 сум итеп билгеләргә».

Шулай ук, минималь сәгатьлек ставка алдагы ел өчен кулланучылар бәяләре үсеше индексыннан чыгып, елга бер тапкыр индексацияләнәчәк.

Авторлар фикеренчә, мондый закон пандемия шартларында Россия халкының керемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк һәм хезмәт хакы күләмен индустриаль яктан үсеш алган илләр дәрәҗәсенә җиткерү проблемаларын хәл итүдә бер адым булачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-06-2020/deputatlar-hezm-t-hakyn-s-gatl-p-t-l-turynda-zakon-proekty-t-k-dim-itte-5748242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев