Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Әтнәләр, үзегезне сынап карый аласыз, гаризалар кабул ителә

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумына гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләргә 300 мең сумга кадәр грант ярдәме бирелә.

Форумда 14-30 яшьтәгеләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша.

Яшьләргә үзләрен сынап карау өчен, шулай ук  сәләтләрен бөтен дөньяга таныту өчен бер дигән мөмкинлек бу..

 «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуация үзәкләре элементлары территориясе» һәм «Куркынычсызлык территориясе» юнәлешләре буенча үз эшегезне җибәреп карый аласыз. 

Гаризалар 1 мартка кадәр  алына.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-02-2020/bezne-tatarstan-m-mkinlekl-r-territoriyase-yashl-r-forumyna-garizalar-kabul-itel-5723780

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев