Алты кеше һәлак булган
Юл иминлеге

Алты кеше һәлак булган

Агымдагы елның 2 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашындагы юл­транспорт һәлакәтләрендә 6 кеше һәлак булган, бу барлык һәлак булучыларның 15,4 проценты.

Җәяүлеләрне бәрдерүнең аеруча авырлары тәүлекнең караңгы өлешенә туры килә. Чөнки күбесенең киемендә яктылык кайтаручы элемент булмаган. Ә җәяүлеләр кичүендә 65 юл­транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булып, 69 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Районда «Җәяүле» операциясе бара. Әлеге көнгә 6 җәяүлегә һәм аларга юл бирмәгән бер машина йөртүчегә административ протоколлар төзелгән.


Нет комментариев