Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Барысы да безнең кулда

2-8 июль көннәрне автоинспекторлар тарафыннан районыбыз юлларында 14 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Аерым алсак, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны кимегән, бу көннәрне шундый 3 транспорт чыганагы тоткарланган. 
Шушы аралыкта районыбыз юлларында теркәлгән 2 юл-транспорт һәлакәте дә бар. 
Алдагы транспорт чарасын тиеш булмаган урында узарга дип чыккан 3  машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән.
Ни кызганыч, машина пыяласы тонировкасының тиешле нормалардан югары булуы да күп кенә һәлакәт сәбәпләренең берсе. Ә районыбыз юлларында шундый 2 транспорт чарасы туктатылган.
Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә  руль артына утыру – ул үзенең генә түгел, ә башка бик күп кеше гомерен куркыныч астына кую. Шундый хәлдә булган бер йөртүчегә протокол төзелгән.
Машина йөртүченең берсе  полиция хезмәткәрләренә туктамаган, юлны дәвам итәргә тырышкан. Бу аның хәлен тагын да катлауландырган, аңа карата катырак чаралар күрелүгә китергән.
Тагын бер борчылырлык факт – хокуксыз йөрү. Руль артына утырырга хокукы булмаган, ягъни таныклыгын алдырган яки гомумән алмаган кешеләрнең машина йөртүе – ул законны да, этиканы да бозу. Кызганыч, андый бер йөртүче дә тоткарланган. Аның хокуксыз булуы – ул җавапсызлык билгесе. 
Бу фактлар безгә юл иминлегенең һәр минутында да әһәмиятле булуын искә төшерә. Һәрбер шофёр, һәрбер пассажир, һәрбер җәяүле үзенең җаваплылыгын аңларга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев