Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер атнага – 43 протокол

31 августтан 6 сентябрьгә район юлларында барлыгы 43 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта безгә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.
Алар арасында бер йөртүчегә – “обгон”га чыккан өчен биш мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Бу беренче юлга, тагын шулай кабатланса, бер елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Алты йөртүче куркынычсызлык кае­шын такмый йөргән. Ике йөртүче тонировка өчен административ җаваплылыкка тартылган. Унбер йөртүче штрафын вакытында түләмәгән, бер йөртүчегә исә юл һәлакәте урынын ташлап киткән өчен административ арест яисә йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Ике йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыру сәбәпле тоткарланган, ике җәяүлегә исә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен штраф салынган. Биш вак юл һәлакәте теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев