Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер авызыңны тыймасаң

Районыбызга күрше Мари республикасыннан килгән затның үзүзен тотышы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен шикле тоелган.

Әлеге адәмнән спиртлы эчемлекләр исе килгән, йөзе кызарган, сөйләме аңлаешсыз булган. “Алкотестер” ярдәмендә тикшерү аның өреп чыгарган һавасында 1,614 миллиграмм абсолют этил спирты барлыгын ачыклаган. Әлеге зат 2019 елда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән булган. Шуңа да карамастан, бу зат кабат руль артына утырган. Хәзер инде аңа карата тагын да катгыйрак чаралар күреләчәк.

– Агымдагы елның 12 июленнән федераль законга элегрәк йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, шул хәлдә кабат руль артына утыручыларга карата тагын да кырысрак җәзалар кертү турында үзгәрешләр кертелде. Яңа закон буенча андыйларга карата алты елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган”, – ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев