Безгә - югары бәя
«Әтнә таңы» газетасы редакциясенә Дәүләт автоинспекциясенең Әтнә районы бүлекчәсе тарафыннан «Рәхмәт хаты» тапшырылды.
Бу югары бәя, безнең коллективның хезмәте, бигрәк тә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлек югары дәрәҗәдә булуның бер билгесе.
Әлеге мактаулы хатны редакциягә Дәүләт автоинспекциясенең Әтнә районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев тапшырды. Юл иминлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәр билгеләп үттеләр. Бу «Рәхмәт хаты» безнең өчен зур хөрмәт һәм яңадан-яңа эшкә дәрт бирә торган стимул булды. Без бу мөмкинлектән файдаланып, юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевка, коллективына һәм барлык район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләчәктә дә алар белән тыгыз элемтәдә булып, укучыларыбызны файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә тырышачакбыз. Безнең белән бергә булганнарыгыз өчен зур рәхмәт!
Юл иминлеге, кеше гомере, хәвеф-хәтәрсез юллар бүгенге көндә бик күпләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе. Уртак эш гамәлләребез белән хәвеф-хәтәрләрне кисәтә алу да бик зур хезмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев